Кулланучы хокуклары белән танышу

2019 елның 18 гыйнвары, җомга

Кышкы каникул узу белән уку елының икенче яртысы башланып китте. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгече Балтач муниципаль районының "Балтач гимназиясе" МБМУ укучы балалар өчен кулланучы белемнәре нигезләре буенча сыйныфтан тыш дәрес уздырды.

Уен эшчәнлеге элементларын кулланып, кулланучыларны агарту белемнәренә һәм сыйфат проблемаларына багышланган кызыклы әңгәмә уздырылды.

Аралашу барышында беренче сыйныф укучылары төп төшенчәләргә - сатучының, сатып алучының, базарның, товарның, җитешсезлекнең нәрсәдән гыйбарәт булуына төшенде, балалар сораулар яудырды, проблемаларны хәл итү мөмкинлекләре турында кызыксынды.

Әлеге очрашуның максаты – укучыларны Россия дәүләтендә кулланучының хокукый статусы белән таныштыру, грамоталы кулланучы тәрбияләү, көндәлек тормышта ни рәвешле якланырга кирәклеген һәм кулланучының законлы мәнфәгатьләрен, шулай ук сатучыларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен күрсәтү; әлеге өлкәдә үз хокукларыңны яклау буенча элементар белемнәр һәм низагларны хәл итү юлларын законлы юл белән эзләү күнекмәләрен формалаштыру, укучыларны товарлар базарында үз-үзен белемле итеп тотарга өйрәтү. "Чебен-Чебенчек" (К.Чуковский), "Алтын балык" (А.С.Пушкин), "Робинзон Крузо" (Д.Дефо) әкиятләрендәге геройлар ярдәмгә килде.

Балалар һәм укытучылар бик канәгать калды һәм без, үз чиратыбызда, үсеп килүче яшь буынның кулланучыларның хокукларын яклауда белемле булуын телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International