Әгерҗе мәктәбендә Кулланучыларның хокукларын яклау көне узды

2019 елның 14 марты, пәнҗешәмбе

Бөтендөнья кулланучыларның хокукларын яклау көне кысаларында Әгерҗенең 3 нче санлы урта белем бирү мәктәбендә укучылар белән кулланучыларның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча очрашу узды.  Ел саен 15 март көнне билгеләп үтелә торган Кулланучыларның хокукларын яклау көненә багышланган чара Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган иде.

 2019 елда Кулланучыларның хокукларын яклау көне "Trusted Smart Products" – "Цифрлы дөнья: ышанычлы смарт-җайланмалар" шигаре астында уза. Укучыларны "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ Законының төп нигезләмәләре белән таныштырдылар. Чараны уздыруның төп максаты мәктәп укучыларын безнең дәүләттә кулланучының хокукый статусы белән таныштырудан, көндәлек тормышта кулланучыларның хокуклары һәм законлы мәнфәгатьләре ни рәвешле яклануын күрсәтүдән, хокукый тәртип күнекмәләрен һәм законлы нигездә конфликттан грамоталы чыгу юлын таба алу сәләтен формалаштырудан гыйбарәт иде.

10 нчы сыйныф укучылары көндәлек тормыштан алып бирелгән сорауларга җаваплар һәм кулланучыларның хокукларын яклау буенча мәгълүмати буклетлар алды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International