Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре әлмәтлеләргә автобуста бушлай консультация бирде

2019 елның 18 марты, дүшәмбе

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгечләре эш урыннарын бер көнгә шәһәр автобусына күчерде. Биредә алар Бөтендөнья кулланучыларның хокукларын яклау көненә багышланган традицион еллык акцияне уздырды. Консультацияләр турыдан-туры җәмәгать транспортында узды. 

Сатып алынган әйбер белән отмасаң яки товар йә күрсәтелгән хезмәт сыйфатсыз булып чыкса нишләргә? Кая мөрәҗәгать итәргә һәм үз акчаңны ничек кайтарырга? Бүген Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре шәһәр автобусларындагы пассажирларга шул хакта сөйләде. 

– Әгәр Сездә касса чегы булмаса, бу хәл Сезнең өчен товарны кайтарып бирүдән баш тарту сәбәбе була алмый. Әгәр кире каксалар, базар хакимиятенә, безгә мөрәҗәгать итәргә мөмкин һәм без, урынга чыгып, әлеге мәсьәләне хәл итәргә булыша алабыз, – дип аңлатты белгеч. 

Хезмәткәрләр пассажирларга һәм урамнан үтеп барган кешеләргә төрле белешмәлекләр һәм мәгълүмати буклетлар таратты. Ә пассажирлар үзләрен кызыксындырган сорауларны биреп, кая мөрәҗәгать итәргә һәм аларга үз хокукларын яклауда кемнең булышлык күрсәтә алуы турында белде. 

– Үз хокукларыгызны яклаудан тартынмагыз, кулланучыларның хокукларын яклау мәсьәләләре белән ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенә, Әлмәт шәһәренең Шевченко урамындагы 88 нче йортка мөрәҗәгать итәргә, 33-67-02 телефон номерына шалтыратырга мөмкин, – диде эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Җәләтова Лилия.

Шәһәрдә акция инде дүртенче ел уздырылды һәм 15 мартта билгеләп үтелә торган Бөтендөнья кулланучыларның хокукларын яклау көненә багышланды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International