Сарман районында алкоголь продукциясен законсыз җитештерүне һәм әйләнештә йөртүне чикләү буенча ведомствоара комиссия утырышы булды

2019 елның 17 апреле, чәршәмбе

Бүген Сарман районында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов һәм район башлыгы Фәрит Хөснуллин катнашында алкогольле һәм спирткатнашмалы продукциянең легаль булмаган әйләнешен ачыклау һәм чикләү буенча ведомствоара комиссия утырышы узды. Сарман районындагы алкоголь базарына кагылышлы вәзгыять турында район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлнара Галимова мәгълүмат җиткерде. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы башлыгы Ришат Нәфыйков Түбән Кама территориаль органы тарафыннан уздырыла торган чаралар турында сөйләде. 2019 елның 3 аенда алкогольле һәм спирткатнашмалы продукциянең легаль булмаган әйләнеш фактларын чикләү буенча Эчке эшләр министрлыгы бүлегенең эш нәтиҗәләре турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Сарман районы бүлеге башлыгы Газинур Мортазин җиткерде. Чара азагында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов муниципаль районның Ведомствоара комиссиясе эшенә бәя бирде, җирле үзидарә органнарына, хокук саклау органнары вәкилләренә бергәләп алып барылган актив эшчәнлек өчен рәхмәт белдерде. Ведомствоара комиссия утырышыннан соң Җәүдәт Әхмәтханов гражданнарны кабул итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International