Сораулар бар!

2019 елның 19 апреле, җомга

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Чллы шәһәренең "Арзан" сәүдә үзәгендә шәхси эшкуарлар белән очрашу уздырды. "Арзан" сәүдә үзәгендәге эшкуарлар белән айның һәр дүртенче пәнҗешәмбесендә уздырылып килә торган даими очрашуларны эшкуарлар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алу өмете белән көтеп ала. "Арзан" сәүдә үзәгенең эчке элемтәсе буенча эшкуарларга белгечләрнең кизү торачагы турында мәгълүмат җиткерелә. Булачак очрашуга шәхси эшкуарлар актуаль сораулар әзерли:

- үлчәме, формасы, төсе буенча туры килмәгән киемне алмаштыру турында сатып алучының таләп итүе хокуклымы?

- язгы сезон кайчан башлана?

- үлчәме буенча туры килмәгән сыйфатлы товар өчен акчаны кайтарып алу срогы нинди?

- гарантия срогы билгеләнмәгән булса, товар сыйфаты буенча таләпләр белдерү срогы нинди?

- кулланучы таләпләрен канәгатьләндерү сроклары нинди?

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре барлык сорауларга да квалификацияле җаваплар бирә. Белгечләр "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ Законының төп статьяларын аңлатып үттеләр, очрашуда катнашучылар РФ Хөкүмәтенең "Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләрен раслау турында" 1998 елның 19 гыйнварындагы 55 номерлы карары һәм Кире кайтарып яки башка үлчәмдәге, форма, габарит, фасон, төс яки комплектациядәге шундый ук бүтән товарга алыштырып булмый торган азык-төлек булмаган сыйфатлы товарлар исемлеге белән танышты. Файдалы мәгълүмат белән буклетлар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International