Сыра чоры ачылды, ләкин закон гамәлдән чыкмады

2019 елның 24 апреле, чәршәмбе

Урамнарда җылытты һәм сыра, сыра эчемлекләренә булган сорау шактый артты. Алкоголь сатучылар, табышны югалтырга теләмичә, еш кына Россия һәм Татарстан Республикасы законнарында билгеләнгән алкоголь продукциясен сатудагы чикләүләрне "онытып" җибәрә. Әйтик, 23 апрель көнне, 08 сәгать 15 минутта Яшел Үзән шәһәре территориясендә урнашкан сәүдә павильоннарының берсендә сатучы 0,45 л күләмендәге, катылыгы 4,2% об. булган сыра шешәсен 37 сумнан сатып җибәргән. Югыйсә "Татарстан Республикасы территориясендә алкоголь продукциясен ваклап сату вакытына, шартларына һәм урыннарына карата өстәмә чикләүләр һәм Татарстан Республикасының кайбер закон актларының үз көчләрен югалтуын тану турында" 2015 елның 06 мартындагы 10 номерлы Татарстан Республикасы Законының 2 статьясының 1 пунктында 22 сәгатьтән башлап 10 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы территориясендәге ваклап сату объектларында алкоголь продукциясен (сыраны һәм сыра эчемлекләрен, сидр, пуаре, ачытылган бал суын да кертеп) сату тыела, диелгән. Әлеге факт Татарстан Республикасы Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан алкоголь продукциясе сату вакытын чикләүләрнең үтәлешенә юридик затлар, шәхси эшкуарлар белән бәйләнешкә кермичә контрольлек (күзәтчелек) чаралары кысаларында уздырыла торган күзәтү барышында ачыкланды. Территориаль органның вазыйфаи заты тарафыннан павильон хуҗасына карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.16 статьясының 3 өлешендә каралган административ хокук бозу турында эш кузгатылды, административ тикшерү билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International