Әтнә районында гражданнар урынга чыгып кабул ителде

2019 елның 24 апреле, чәршәмбе

Әтнә муниципаль районының Олы Әтнә авыл җирлегендә урынга чыгып гражданнар кабул ителде, әлеге чарада Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Ләйсән Абдуллина катнашты.  Чарада Олы Әтнә авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Мөхәммәтҗанов һәм Мәҗбүри медицина иминияте белгечләре катнашты. Кабул итүгә килгән гражданнарны сатып алынган товарларның сыйфатына, товарларны кайтару срокларына, кайтарылырга яки алмаштырылырга тиешле булмаган сыйфатлы товарларга бәйле мәсьәләләр кызыксындыра иде; киләсе көндә яраклылык срогы узган товар сатылган очракта нишләргә, дигән сорау борчыды. Сорауларның барысына да ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе компетенциясе кысаларында аңлатмалар бирелде. Гражданнарны кабул иткәннән соң авыл җирлеге белгечләре өчен кулланучыларның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча уку уздырылды. Катнашучыларга "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ Законының төп нигезләмәләре турында аңлатылды. Закон нигезләмәләрен аңлату белән берлектә, кызыксындырган сораулар да җиткерелеп торды. Төрле низаглы хәлләргә мисаллар китерелде. Кулланучыларның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча безнең төп бурычыбыз – гамәли эш тәҗрибәсен һәм безнең төп коралыбыз – "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ Законын кулланып, намуссыз сатучылар, эш башкаручылар һәм җитештерүчеләр белән бәхәсле хәлләрдә кулланучыларның законлы мәнфәгатьләрен яклауда, брак ясаучылар һәм халтурачылар белән низагларны җиңүдә ярдәм күрсәтү. Чарада катнашучы һәркемгә кулланучы белемен арттыру максатларында файдалы мәгълүматлар һәм бүлек реквизитлары урнаштырылган буклетлар һәм "Вестник потребителя Татарстана" газетасы таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International