Әлмәттә Җиңү көне

2019 елның 13 мае, дүшәмбе

Җиңү Көне –ул геройлык, батырлык һәм Ватанны саклаучылар символы. Бу безнең ата-бабаларыбызның данын арттыру, бөек Россия, сугышсыз тынычлык өчен көрәшергә өндәү. Җиңүле 1945 ел тарихка күбрәк кергән саен, без Россия язмышын хәл иткән Җиңүчеләр буыны батырлыгының бөеклеген ныграк аңлый төшәбез.

 Әлмәт территориаль органы белгечләре Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган бәйрәм чараларында катнашты.

 Иртә таңнан Әлмәттә яшәүче меңләгән кеше, предприятиеләрнең хезмәт коллективлары, җәмәгать оешмалары вәкилләре, мәктәп укучылары, студентлар Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге паркта Мәңгелек утка, сугышта һәлак булучыларны искә алып, исән калганнарны хөрмәтләп, чәчәкләр салды. Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре дә чәчәк салуда катнашты.

 Тантаналы марш астында Ленин мәйданында тынлы оркестр башкаруында студентлар һәм укучылар, кадетлар, Әфганстанда һәм Төньяк Кавказда сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар һ.б. тезелгән колонналар үтте.

 Марш атлаучылар артыннан хәрби техника колоннасы үтте. Аларның һәркайсы сугыш елларының берсен һәм аның иң әһәмиятле мизгелләрен гәүдәләндерә иде.

 Бәйрәм программасы мәйданда спорт мәктәпләре, федерацияләр һәм балалар иҗат коллективлары чыгышлары белән дәвам итте. Әлмәтлеләр һәм шәһәр кунаклары өчен Гагарин урамында үзешчән сәнгать артистлары концерты, фотозоналар оештырылды, сәүдә рәтләре эшләде. Теләге булган һәркем солдатның чын төшке ашын – тушенка кушып пешерелгән хуш исле карабодай боткасыннан авыз итеп, баллы чәй татып карый алды. "Юбилейный" спорт сарае мәйданында хәрби техника күргәзмәсе оештырылды. 

 Шулай ук Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре 9 май көнне чираттагы тапкыр барлык россиялеләр белән бергә Бөек Ватан сугышында җиңү өчен гомерләрен биргән туганнары портретлары белән бәйрәм колоннасында узып, "Үлемсез полк" россиякүләм акциясендә дә катнашты.

 Безнең бурыч – Бөек Ватан сугышы ветераннарына ярдәм итү, хәзерге вакытта  тыныч күк астында яшәвебез һәм сугыш дәһшәтләре турында хикәятләрдән генә укып белүебез өчен рәхмәт белдерү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International