Очрашуда катнашучылар тулы җаваплар алды

2019 елның 15 мае, чәршәмбе

2019 елның 13 маенда Теләче районының "Теләче җирлекара китапханәсе" МБУ гражданнар өчен чара оештырылды, аның барышында "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ Законының төп нигезләмәләре, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 1998 елның 19 гыйнварындагы 55 номерлы карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре, сыйфатсыз товарлар сатып алганда барлыкка килә торган низаглы хәлләрне җайга салу тәртибе, көнкүреш билгеләнешендәге техник катлаулы товарларны сату үзенчәлекләре, башкарылган эшләрдә җитешсезлекләр ачыкланганда эш кылу тәртибе турында аңлатылды. Очрашуда катнашучылар үзләрен кызыксындырган барлык сорауларга тулы җаваплар алды һәм мондый чаралар ешрак үткәрелсен иде, дигән теләк белдерде.

Чарада катнашучыларның барысына да төрле мәсьәләләрне яктырткан һәм территориаль органнарның элемтә белешмәләре урнаштырылган "Памятка потребителю" буклетлары таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International