"Ветеран" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә ветераннар өчен чара узды

2019 елның 16 мае, пәнҗешәмбе

2019 елның 14 маенда ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре В.Р.Шәрәфетдинова һәм Ю.А.Петрова Әлмәт шәһәрендәге "Ветеран" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә ветераннар белән очрашты.

 Әңгәмә барышында катнашучыларга "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре, аерым алганда, товарлар сатып алганда сатучы тарафыннан бирелә торган дөрес мәгълүматның күләме; сыйфатлы товарны кире кайтару сроклары; товарларга диагностика, экспертиза үткәрү, ремонтлау; товарда һәм башкарылган эштә кимчелекләр ачыкланганда кулланучының үз-үзен тоту кагыйдәләре турында җиткерелде. Мисал буларак, көнкүрештә һәм кибетләрдә кулланучылар еш тарый торган хәлләр сурәтләнде.

Чарада катнашучылар сораулар яудыра башлагач лекция җанлы әңгәмәгә әверелде. Барлык сораулар да чынбарлык тормышта үзләре белән барлыкка килгән хәлләргә кагыла иде, өлкәннәрне товарның бәясе касса белән чагыштырганда бәялегендә кимрәк булган очраклар, шулай ук үлчәме туры килмәгән мебель сатып алганда хокуклар турындагы мәсьәләләр кызыксындыра иде.

Тыңлаучыларга шулай ук  кулланучылар өчен файдалы мәгълүмат язылган буклетлар һәм "Вестник потребителя Татарстана" газетасы да өләшенде.

Ветераннар очрашудан канәгать калды һәм, киләчәктә кулланучы белемнәрен арттыра торган мондый чаралар ешрак үткәрелсен иде, дигән теләк белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International