Матур кухня турындагы хыял

2019 елның 22 мае, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына гражданка М. кухня гарнитурын әзерләү һәм урнаштыру буенча эшләрнең тиешенчә башкарылмавына бәйле рәвештә хуҗалык итүче субъект адресына дәгъва проектын әзерләүдә ярдәм күрсәтү үтенече белән мөрәҗәгать итте.

2019 елның мартында кулланучы 95300 сумга кухня гарнитуры әзерләү һәм урнаштыру турында шартнамә төзегән, шуның 86700 сумы – гарнитур бәясе һәм 8600 сумы – урнаштырган өчен түләү. Ханым 45000 сум күләмендә аванс түләгән. Шартнамә нигезендә кухня гарнитурын 2019 елның 15 апрелендә китереп урнаштырырга тиеш булганнар. Ләкин кухня гарнитуры билгеләнгән вакытка китерелмәгән. Кулланучы берничә тапкыр шалтыратып, шартнамә шартларын үтәү турында таләп иткән. 16 майда, чираттагы шалтыратудан соң, кухня гарнитурын китереп урнаштыра башлаганнар. Урнаштыру барышында ачыкланганча, мебель үлчәме буенча туры килмәгән, югыйсә эшкуар үлчәмнәрне үзе алган булган. Шул рәвешле кухня гарнитуры ахырына кадәр җыелып бетә алмаган. Димәк, шартнамә шартларының бозылуы ачыктан-ачык күренеп тора – мебельне урнаштыру вакыты бозылган, кухня гарнитурының үлчәмнәре дөрес түгел һәм җиһазлары да тулы күләмендә китерелмәгән.

"Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ Законының 29 статьясы (алга таба – Закон) нигезендә кулланучы башкарылган эшнең (күрсәтелгән хезмәтләрнең) кимчелекләре ачыкланганда, үз ихтыярына карап, түбәндәгеләрне таләп итәргә хокуклы:

- башкарылган эшләрнең (күрсәтелгән хезмәтләрнең) кимчелекләрен түләүсез бетерү турында;

- башкарылган эшнең (күрсәтелгән хезмәтнең) бәясенең тиешенчә киметелүе турында;

- шундый ук сыйфатлы бертөрле материалдан башка төрле әйберне түләүсез нигездә әзерләү яки эшне кабат башкару турында. Шул ук вакытта кулланучы эшләрне башкаручы тарафыннан элегрәк әзерләнгән әйберне аңа кире кайтарып бирергә тиеш.

- башкарылган эшнең (күрсәтелгән хезмәтнең) кимчелекләрен үз көче яки өченче затлар ярдәмендә бетерү өчен тотылган чыгымнарын каплау турында.

Шартнамәдә күрсәтелгән срокта башкарылган эшнең (күрсәтелгән хезмәтнең) җитешсезлеге бетерелмәсә, кулланучы эш башкару (хезмәт күрсәтү) турында шартнамәне үтәүдән баш тартырга һәм сарыфларны тулысынча каплауны таләп итәргә хокуклы.

Башкарылган эштә (күрсәтелгән хезмәттә) җитди җитешсезлекләр ачыкланган булса яки шартнамә шартларыннан башкача тайпылышлар булуы билгеләнсә, кулланучы шулай ук эш башкару (хезмәт күрсәтү) турында шартнамәне үтәүдән баш тартырга хокуклы.

Югарыда бәян ителгәннәрдән чыгып, кулланучы шартнамәне өзүне һәм 45000 сум күләмендә үзе түләгән акчаны кире кайтаруны, шулай ук законнарда каралганча неустойка түләүне таләп итте. Аның таләпләре ирекле тәртиптә үтәлмәгән очракта, ханым эшне башкару турында шартнамәне өзү, неустойка түләтү һәм әхлакый зыянны каплау турында таләп итеп, судка мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International