ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы мәгълүматы

2019 елның 22 мае, чәршәмбе

2019 елның 20 маенда юридик затлар, шәхси эшкуарлар белән бәйләнешкә кермичә  контрольлек чараларын уздыру йөкләмәсе кысаларында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы белгечләре алкоголь продукциясе сатуның вакыт чикләмәләре бозылуның 2 фактын билгеләде: Түбән Кама шәһәренең Бызов урамында урнашкан "Тал" кибетендә – 22.13 сәгатьтә һәм "Фактория. Белый коралл" кибетендә – 22.38 сәгатьтә. Алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә закон бозулар турында мәгълүмат "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасына килгән. Расланган мөрәҗәгатьләр өчен гариза бирүчеләргә акчалата бүләкләр биреләчәк.

Хәзерге вакытта тикшерү материаллары административ хокук бозу турындагы эшләрне кузгату стадиясендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International