Дәүләт хезмәтендә эшлекле татар теле

2019 елның 23 мае, пәнҗешәмбе

"Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында" 1992 елның 8 июлендәге 1560-XII номерлы ТР Законы нигезендә Татарстан Республикасында Татарстан Республикасының дәүләт телләре һәм башка телләр дәүләт яклавында тора. Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары, статусына бәйсез рәвештә, телләрне социаль, икътисадый һәм хокукый яклауны гарантияли һәм тәэмин итә.

Дәүләт Татарстан Республикасының бер дәүләт телен белүче гражданнарга, эштә куллану ихтыяҗы булганда һәм икенче дәүләт телен белү зарурлыгы туганда, Татарстан Республикасының икенче дәүләт телен укытуны гарантияли, әлеге максатлар өчен даими эшләп торучы курслар системасын оештыра.

Татарстан Республикасы җирле үзидарә органнары, дәүләт органнары, предприятиеләр, учреждениеләр һәм башка оешмалар эшчәнлегендә Татарстан Республикасы дәүләт телләре кулланыла.

Шуңа бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы дәүләт телләрен куллануны камилләштерү максатларында, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре дә татар телен белү дәрәҗәсен күтәрә.

Укыту "Дәүләт хезмәтендә эшлекле татар теле" квалификация үстерү программасы буенча уза.

Укыту дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә (Кремль ур., 35 йорт) уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International