Пансионат һәм ветераннар

2019 елның 23 мае, пәнҗешәмбе

Яр Чаллы шәһәренең "Хезмәт ветераннары өчен пансионат" муниципаль автоном учреждениесендә май аенда ел саен сугышта катнашучылар һәм тыл хезмәтчәннәре ял итә.

Пансионатның игелекле коллективы бу төркемдәге ял итүчеләрне аеруча кайгыртып каршы ала, уңайлы өй атмосферасын тудыра, игътибар биреп һәм кайгыртучанлык белән бәйрәм чаралары һәм кызыклы очрашулар оештыра.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре бу төркемне игътибарсыз калдырмаска тырыша, очрашуга киләләр, ветераннарның хәлләрен сорашалар. Ял итүчеләргә кулланучыларның хокукларын яклау турында гамәлдәге законнар аңлатылды, мәгълүмати буклетлар таратылды.

Лекция барышында катнашучыларны түбәндәге сораулар кызыксындырды:

- сыйфатсыз медикаментлар һәм туклану продуктлары сатып алган очракта нишләргә? Медикаментларга бәяләрне кем контрольдә тота?

- сыйфатсыз көнкүреш техникасы сатып алынган очракта нишләргә? Кулланучы хокуклары бозылса кая мөрәҗәгать итәргә?

Бүлек белгечләре кызыксындырган барлык сорауларга җавап бирде. 71-43-03 номеры буенча "кайнар линия" телефоны эше белән таныштырды.

Очрашу дустанә әңгәмә һәм гадәткә әйләнгәнчә истәлек өчен фотога төшү белән дәвам итте, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы белгечләре ветераннарны Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итү белән котлады, ныклы сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International