Балтач продукциясе – иң яхшысы!

7 июнь 2019 ел., җомга

Балтач муниципаль районының Балтач ш.т.п. ярминкә мәйданында һәр пәнҗешәмбе көнне җирле һәм Татарстан Республикасында җитештерелгән продукцияләр ярминкәсе уза. Ярминкәнең максаты – җирле җитештерү продукциясен алга этәрү, шулай ук кече бизнеска ярдәм итү. Ярминкәдә атна саен "Хлеб" ҖБ, "Р.М.Закиров" КФХ, "Җәмәгать туклануы" ҖБ, "Бәхет" ҖЧҖ, "Арча" ҖЧҖнең "Каймак" кибете үз продукциясен тәкъдим итә. Ит һәм казылык продукциясенең киң ассортиментын "Пестречинка" китерә. Ярминкәгә килүчеләр Балтач районында җитештерелгән продукцияне бик теләп ала, Балтачныкы – иң яхшысы, ди алар.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль бүлеге хезмәткәре Гөлназ Шакирова, 2019 елның 6 июнендә кулланучыларга аларның хокукларын яклау өлкәсендәге төп хокуклар турында, сыйфатсыз товар сатылган очракта ничек эшләргә кирәклеге турында аңлатты. "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ Законының төп нигезләмәләренә, Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләренә, кулланучыларга хезмәт күрсәтү культурасына аерым игътибар юнәлтелде. 

Чарада катнашучылар Арча территориаль органы хезмәткәренә үткәрелгән чара өчен рәхмәт җиткерде һәм киләчәктә дә мондый чаралар киләчәктә тагын үткәрелсен иде, дигән теләк белдерде. Чара барышында андагы барлык катнашучыларга кулланучылар өчен белешмәлекләр, кулланучыларның хокукларын яклау буенча мәгълүмати-агарту буклетлары һәм "Вестник потребителя Татарстана" газетасы таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования