"МЭРВЭ" икмәк-күмәч эшләнмәләрен дегустацияләү

7 июнь 2019 ел., җомга

Татарстан Республикасында икмәк һәм икмәк-күмәч әйберләренең сыйфаты һәм иминлеге мәсьәләсенә аерым игътибар бирелә, чөнки икмәк социаль әһәмиятле товар булып тора. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2013 елның 16 октябрендәге 764 номерлы карары белән расланган "2014-2021 елларга Татарстан Республикасында кулланучыларның хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү" ярдәмче программасын тормышка ашыру кысаларында икмәк һәм икмәк-күмәч әйберләренә карата кулланучылар дегустациясе үткәрелә. Кулланучылар дегустацияләрен үткәрүнең максаты – кулланучының белем дәрәҗәсен арттыру максатында халыкка төрле җитештерүчеләрнең икмәк куллану үзенчәлекләре турында мәгълүмат җиткерү; төрле җитештерүчеләр тәкъдим иткән продукциянең иң сыйфатлы һәм тәмле үрнәкләрен сайлау мөмкинлеген бирү.

Бөгелмә шәһәрендә шәхси эшкуар Л.М.Чинарның "МЭРВЭ" мини-пекарнясында икмәк-күмәч эшләнмәләре буенча шундый кулланучылар дегустацияләренең берсе узды. Әлеге чараны Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре белән берлектә оештырды.

Бөгелмә шәһәренең шәхси эшкуар Л.М.Чинарның "МЭРВЭ" пекарнясында җитештерелә торган икмәк һәм икмәк-күмәч әйберләрен шәһәр һәм район халкы яратып сатып ала. Бөгелмә районында яшәүчеләрдән тыш, продукция Татарстан Республикасының Лениногорск, Азнакай, Ютазы, Әлмәт районнарына, шулай ук күрше төбәкнең Октябрьск районына да җибәрелә икән.

Кулланучылар дегустациясе вакытында югары сортлы оннан җитештерелгән продукция тәкъдим ителде: формалы "Еда" икмәге, "Мэрвэ" батоны, "Мэрвэ" толымчыгы, шикәрле кабартма, көнҗетле "Мэрвэ" багеты, уртасы тишекле көнҗетле катлама, баллы куертылган сөт белән камыр ризыгы, эремчекле катлама. Кулланучылар шулай ук пешергәндә 1 сортлы һәм арыш оны кулланыла торган "Чавдар" фирма ипиен дә татып карады һәм аның тәм сыйфатын югары бәяләде. Сатып алучылар югары тәм сыйфатларын, тышкы кыяфәтенең составын, төргәкне, шулай ук кулай бәяләрне дә билгеләп үтте. Теләгән кешеләр үзләренә ошаган әйберләрне сатып ала алды.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгечләре чара барышында кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсенә кагылышлы мәгълүмати материаллар таратты: предприятие җитәкчесенә – продукциягә ясалган лаборатор тикшеренүләрнең нәтиҗәләре буенча йомгак материалларының мәгълүмат бюллетене, ә дегустациядә катнашучыларга буклетлар һәм "Вестник потребителя Татарстана" газеталары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования