2019 елның 7 июнендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә "Молочные" сосискаларына кулланучылар дегустациясе узды

2019 елның 10 июне, дүшәмбе

Ни өчен нәкъ менә сосискаларга? Үтә җитез һәм гаугалы тормышыбызда буш вакыт табу төп максатларның берсенә әверелде һәм сосискалар – заман кешесе өчен менә дигән чишелеш!

Ит һәм ит продуктлары, гадәттәгечә, гражданнарыбызның рационында алдынгы урыннарның берсен алып тора. Бу, беренче чиратта, россиялеләрнең ашау гадәтенә дә бәйле.

Статистика мәгълүматларына караганда, Татарстан Республикасында ел саен ит һәм ит ризыклары куллану җан башына 65-70 кг чамасы туры килә, шулардан 30 кг (43%) – колбаса эшләнмәләре.

Республиканың колбаса базарында, җирле базарлардан тыш, Саратов, Самара, Мәскәү, Белгород, Псков, Түбән Новгород, Пенза, Ленинград өлкәләреннән, Мари Иле, Башкортостан, Чувашия, Мордовия Республикаларыннан һәм Россиянең башка төбәкләреннән дә тәэмин итүчеләр бар.

Колбаса сатып алучы респондентларның күбесе – 30%ы – пешкән колбасаларга өстенлек бирә, 18%ы – сосиска һәм сарделькаларга, 22%ы – чи килеш ысланган, пешереп ысланган һәм 15%ы ярымысланган колбасаларга өстенлек бирә. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, татар халкы күпләп яшәгән районнарда күп кенә сатып алучылар "Хәләл" маркасындагы колбаса ризыкларын өстен күрә, шулай ук майсыз, дуңгыз ите кушылмаганнарын ала.

Сораштыру нәтиҗәләре күрсәткәнчә, кулланучыларга колбаса ризыкларын сайлауда мөһим критерийлар арасында, аларның яше нинди булуга карамастан, продукциянең сыйфаты һәм бәясе төп роль уйный – сораштыруда катнашучыларның 38 проценты һәм 30 проценты әнә шулай җавап биргән. Әһәмиятле таләпләр арасында алга таба ризыкның тәме һәм маркасының, җитештерүчесенең танылган булуы тора – респондентларның 11%ы һәм 8%ы иң беренче нәүбәттә шуларга карап эш итә. Гомумән алганда, кулланучылар үзләренә аеруча таныш җитештерүчеләрнең колбаса эшләнмәләрен сатып алуны өстен күрә, очраклы рәвештә сатып алу өлеше зур түгел.

Кибет киштәләрендә ГОСТ буенча да, техник шартлар буенча да җитештерелгән төрледән төрле продукция бар.

Куллану үзенчәлекләрен бәяләү өчен, базарда тәкъдим ителгән һәм аеруча популяр булган "Молочные" сосискалары сайлап алынды, бу сосискалар ГОСТ таләпләренә туры китереп эшләнгән, аларның составы катгый регламентланган. "Молочные" сосискалары составында, составтагы өлешенә карап кими бару тәртибендә, түбәндәге ингредиентлар күрсәтелгән булырга тиеш: дуңгыз ите, сыер ите, су, тавык күкәе (яки күкәй меланжы), сыер сөте коры яки майсызландырылган, тоз, шикәр комы, тәмләткечләр (кара борыч, исле борыч, мөшкәт чикләвеге яки кардамон).

 ГОСТ буенча чыгарыла торган барлык пешкән колбаса ризыкларындагы кебек үк, "Молочные" сосискалары составында да Е250 дигән буяу фиксаторы (натрий нитриты) һәм Е300 яки Е301 дигән антиокислитель (аскорбин кислотасы яки натрий аскорбаты) зарури тәртиптә күрсәтелгән булырга тиеш. Әлеге азык өстәмәләреннән тыш сосискалар ышанычлы түгел!

"Молочные" сосискаларын, пешерелгән күпчелек колбаса эшләнмәләре кебек үк, предприятиеләр төрле тышлыкларда, нигездә, табигый (эчәк), ясалма аксым (коллаген, эчәклеккә үзлекләре буенча аеруча якын) һәм ясалма полимер (пластик) тышчаларда эшләп чыгара. Соңгылары үткәрүчән һәм үткәрми торган булырга мөмкин.

Иң тәмле сосискалар – табигый тышчада, юка сарык эчәклегендә була. Андый сосисканың диаметры – 14 мм чамасы. Мондый диаметрлы булганда сосискаларны тешләгәндә яхшы ишетелә торган "кнак" барлыкка килә – сосиска ашаганда чыккан тавышны Германиядә шулай атыйлар икән.

 Дегустация өчен сатып алынган "Молочные" сосискаларына бәяләр килограммы өчен 215-520 сум (хакына тышлыгы йогынты ясый) тирәсендә чыкты.

Дегустациядә тәкъдим ителгән барлык үрнәкләр дә Казан шәһәренең сәүдә объектларында комиссия тарафыннан сатып алынды.

Кулланучылар арасында чагыштырма сынаулар уздыру өчен, Казан шәһәренең берничә сәүдә предприятиесеннән ГОСТ буенча эшләнгән 24 төрле сосиска сайлап алынды, барысы да "Б" категориясенә карый – ягъни мускул тукымасы 60-80% булырга тиеш, түбәндәге классик атамалар алынды: "Молочные", "Сливочные", Говяжьи" һәм  "ТРда гигиена һәм эпидемиология үзәге" ФБССУ аккредитацияләнгән лабораториясенә сынау өчен җибәрелде. Лаборатор тикшеренүләр нәтиҗәсе әлләни юанырлык түгел: сосиска үрнәкләренең яртысында тайпылышлар ачыкланды, алар составы һәм физик-химик кимчелекләре буенча ярлыкларында күрсәтелгән белешмәләргә һәм норматив документация таләпләренә җавап бирмәүгә бәйле иде. Геологик тикшерү, ягъни продуктның составын ачыклау иттән ясалган ризыклар өчен традицион этапка әверелде. Гади итеп әйткәндә аның асылы шунда ки: продукттан нәзек кисәкләр киселә һәм кайбер операцияләрдән соң микроскоп астында карала. Әлбәттә, болар барысы да махсус җиһазларда һәм лаборатория хезмәткәрләре тарафыннан эшләнә. Мондый "җитди караш" астында фаршның төрле компонентлары төрлечә күренә, бу исә состав турында нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирә. Күпчелек очракта сосискаларда продуктка хас өлешләрнең булуы билгеләнде, әмма кайбер үрнәкләрдә соя аксымы, крахмал, ярлыгында белдерелмәгән башка үсемлек компонентларының булуы ачыкланды. Шулай ук май һәм аксым, азык-төлек энергетика кыйммәтләренең дә масса өлешенә туры килмәве билгеләнде. Моннан тыш, тикшерелгән кайбер үрнәкләрдә аксым, азык тозы буенча чик күрсәткечләр булуын да билгеләргә кирәк. Нәтиҗәдә, дегустация өчен турыдан-туры "Молочные" сосискасының 11 төре сайлап алынды – аларда тайпылышлар ачыкланмады, йә булмаса әлеге тайпылышлар минималь булып тора һәм сәламәтлек өчен куркыныч тудырмый. Лаборатор тикшеренү нәтиҗәләре буенча сыйфат һәм куркынычсызлык күрсәткечләре буенча башлангыч рейтинг төзелде, ул ахыргы гомуми урынны билгеләгәндә исәпкә алынды.

Продукцияне ит тармагы экспертларыннан, ит эшкәртү тармагы технологларыннан, азык-төлек лабораторияләре җитәкчеләреннән, товар белгечләреннән торучы компетентлы комиссия бәяләде. Бәяләү критерийлары түбәндәгеләрдән гыйбарәт иде: тәме һәм исе, консистенциясе, кисемендәге күренеше һәм төсе. Яхшы сосиска йомшак консистенцияле, фаршының төсе алсу яки ачык алсу төсендә, фаршы – бер төрле, тигез болгатылган булырга тиеш. Тәме һәм исе – "Молочные" сосискаларына хас булганча сөт төсмерен бирә торган, кара һәм хуш исле борыч, мөшкәт чикләвеге һәм/яки кардамон тәме килеп тора торган, ят тәм һәм исләрдән башка булырга тиеш. Продуктның тәме – чама белән тозлы.

 Нәтиҗәдә урыннар түбәндәгечә бүленде:

 Җиңүчеләрне котлыйбыз!

Урын

Җитештерүче

1

"РМ АГРО" ҖЧҖ. Юр. адресы: Татарстан Республикасы, Алабуга шәһәре. Җитештерү адресы: Татарстан Республикасы, Мамадыш шәһәре ("РМ" сәүдә маркасы)

2

"ПК Фабрика качества" ҖЧҖ, Россия, Самара өлкәсе, Тольятти шәһәре

3

"ОМПК" ААҖ, Россия, Мәскәү шәһәре ("N" СМ), Останкино.

4

"Мясокомбинат МИТЭК" ҖЧҖ, Россия, Саратов өлкәсе, Энгельс шәһәре ("Шнеллер" СМ)

5

"Дымовское колбасное производство "ҖЧҖ. Россия, Мәскәү шәһәре ("Дымов" СМ)

6

"Стара-Загорский МК" ҖЧҖ, Россия, Самара шәһәре, Козелки п. ("Козелки" ТМ)

7

"МПК "Атяшевский" ҖЧҖ. Юр.адресы: Мордовия Республикасы, Атяшево районы, Атяшево авылы. Җитештерү адресы: Мордовия Республикасы, Торбеев районы, Торбеево эш.пос. ("Атяшево" СМ)

8

"Павловская Слобода" ит комбинаты" ҖЧҖ, Мәскәү өлкәсе, Истринск районы, Павловская Слобода авылы ("ВЕЛКОМ" СМ)

9

"Йошкар-Ола ит комбинаты" ЯАҖ, Мари Иле Республикасы, Йошкар-Ола шәһәре ("Йола" СМ)

10

"Чаллы-ит" ҖЧҖ, Татарстан Республикасы, Тукай районы, Комсомолец поселогы

11

"Великолукский мясокомбинат" ААҖ, Россия, Псков өлкәсе, Великие Луки шәһәре

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International