Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Теләче авылында эш визиты белән булды

2019 елның 20 июне, пәнҗешәмбе

2019 елның 19 июнендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Йосып улы Әхмәтханов Теләче муниципаль районы Теләче авылында эш визиты белән булды. Җитәкченең программасы бай булды: Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы башлыгы Илдус Фатыйх улы Зарипов белән очрашу, сәүдә объектларында булу, алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм чикләү буенча ведомствоара комиссия утырышын уздыру һәм гражданнарны кабул итү. 

Җәүдәт Йосыпович үзенең эш визитын берничә сәүдә объекты, шул исәптән район территориясендә урнашкан эре сәүдә челтәрләре белән танышудан башлады, шул ук вакытта ул республика җитештерүчеләренең ассортиментына һәм бәяләренә аерым игътибар бирде.

Күчмә чараның төп вакыйгасы алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм чикләү буенча ведомствоара комиссия утырышы булды. Әлеге чарада Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җ.Й.Әхмәтханов, Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы башлыгы И.Ф.Зарипов, район башкарма комитеты аппараты, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Б.И.Кадыйров, Россия Эчке эшләр министрлыгының Теләче районы бүлеге полиция башлыгы И.С.Зарипов, Россия Эчке эшләр министрлыгының Теләче районы бүлегенең НБЭП һәм ПК бүлекчәсе өлкән опервәкаләтлесе Р.Ю.Стаценко, Теләче районы үзәк хастаханәсенең баш табибы И.И.Галиуллин, "Алкоторг" ҖЧҖ, "Татспиртпром" АҖ филиалы "Белый кремль" сыра заводы" вәкилләре, 13 авыл җирлеге башлыгы, сәүдә предприятиеләре һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкиле катнашты.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе үз чыгышында әлеге чараның әһәмиятен билгеләп үтте. Муниципаль хакимият органнары, контрольлек итүче һәм хокук саклау органнары белән уртак эшне дәвам итү зарурлыгына басым ясады. Утырыш нәтиҗәләре буенча Теләче районының кулланучылар базарын алга таба үстерү һәм легаль булмаган хәмер продукциясен сату фактларына юл куймауга бәйле карарлар кабул ителде. Татарстан Республикасында җитештерелгән аракы сату динамикасын яхшырту буенча чаралар күрергә кушылды.

Күчмә чара барышында Теләче районы гражданнары кабул ителде. Гражданнарны алкогольле продукция һәм сыра сату өлкәсенә кагылышлы төрле мәсьәләләр кызыксындырды. Барлык сорауларга да тулы җаваплар һәм тиешле киңәшләр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International