Маркаланмаган хәмер ташу факты ачыкланды

2019 елның 4 июле, пәнҗешәмбе

2019 елның 19 июнендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәре РФ Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы бүлегеннән алынган хәбәр буенча урынга чыкты, анда легаль булмаган хәмер ташу факты билгеләнде.

ТР Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре Цивильск-Ульян автомобиль юлының 131 километрында Хэндэй-Солярис маркалы автомобильне туктаткан, аның багаж бүлегендә тиешле документлары булмаган, этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукцияне җитештерүне һәм әйләнештә йөртүне дәүләти җайга салу турында законнар нигезендә маркаланмаган, ныклы хәмер исе килеп торучы сыекча тутырылган 1,5 литрлы 9 пластик шешә булуы ачыкланган.

Продукция тартып алынган, машина хуҗасына карата административ хокук бозу турында эш кузгатылган. Административ тикшерү үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International