Саба районы Иштуган бистәсендә гражданнар кабул ителде

2019 елның 9 июле, сишәмбе

Көн саен кешеләргә күп кенә товарлар һәм хезмәтләр белән очрашырга туры килә, ләкин, кагыйдә буларак, үзеңнең кулланучы мәнфәгатьләреңне ничек дөрес һәм законлы итеп якларга кирәклеген генә бөтенесе дә белеп бетерми.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы гражданинга сыйфатсыз товар бирүгә юл куймау,  ә шундый товар сатып алынган очракта аны алмаштыру яки тотылган акчаны кире кайтарып алу максатларында даими рәвештә профилактик чаралар үткәрә.

Әйтик, 2019 елның 4 июлендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы Саба муниципаль районы Иштуган поселогында яшәүчеләр өчен Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Б.И.Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлеге консультанты А.И.Хәлилов катнашында әлеге җирлек хезмәткәрләре өчен күчмә кабул итү һәм семинар-уку үткәрде. 

Кабул итү барышында гражданнарга "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ Законы нигезендә үз хокукларын гамәлгә ашыру тәртибе, шул исәптән РФ Хөкүмәтенең 1998 елның 19 гыйнварындагы 55 номерлы карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре турында аңлатылды. Территориаль орган практикасыннан мисаллар китерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International