Сәламәтлек турында бер семинар һәм син – кредит иясе

9 июль 2019 ел., сишәмбе

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлегенә гр. Г. мөрәҗәгать итте һәм үзен паспорты белән бергә сәламәтлек турында семинарга килергә кушып, телефон аша чакырулары турында хәбәр итте, чакырылган җирдә яхшы мохиттә, күңелгә ятышлы музыка астында "АМАТО" сәүдә маркасындагы товарларны күрсәткәннәр. Ярышлар оештырылган, аның нәтиҗәләре буенча гр. Г. җиңүчеләрнең берсе дип игълан ителгән.  Шуннан соң әлеге ханым күрсәтелгән товарларны, ә атап әйткәндә 118000 сумлык вибромассаж япмасын сатып алуга кредит рәсмиләштерелүе турында уйларга да өлгерми, әлеге товарга өстәмә бүләкләр дә бирелә.  Кулланучы белән шартнамә төзелгән вакытта, ачыкланганча, сатылган медицина товары турында һәм аның каршылыклары турында мәгълүмат бирелмәгән. Әлеге шартларга бәйле рәвештә кулланучыга дәгъва төзүдә ярдәм күрсәтелде һәм кулланучыларның хокукларын яклау турындагы законнар нигезендә тиешле консультация бирелде. Нәтиҗәдә, кулланучы белән төзелгән сату-алу шартнамәсе һәм кредит шартнамәсе таркатылды. Ягъни вакыйга уңышлы тәмамланды.

Кулланучыларга безнең киңәш:

1.   Шартнамә мөнәсәбәтләренә керә торган сатучы турында максималь һәм төгәл мәгълүмат алырга тырышыгыз.

2.  Вәкаләтле затлардан тыш, шәхес таныклаучы документларны беркемнең дә кулына бирмәгез. Исегездә тотыгыз, паспорт – ул шундый документ: аның нигезендә сезнең ризалыктан башка гына кредит рәсмиләштереп, сезне бурычлы кешегә әйләндерергә мөмкиннәр.

3.  Укымыйча беркайчан да шартнамәгә һәм башка кәгазьләргә кул куймагыз, вак хәрефләр белән язылган үрнәкләргә махсус игътибар итегез.

4.   Үзегез ышана торган, фирма хезмәткәрләре белән аралашу вакытында киңәше белән ярдәм итә алырдай тәҗрибәле якыннарыгызны яки дусларыгызны үзегез белән алып барыгыз.

5.   Кредит алган вакытта закон сезгә алыш-биреш турында уйларга вакыт бирә. Шуны истә тотып, имзагызны куярга ашыкмагыз.

6. Әгәр моңа охшаш чарага барсагыз, паспортыгызны үзегез белән алмагыз.

    Тагын бер кат исегезгә төшерәбез, игътибарлы булыгыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования