Лениногорск районында эшкуарлар белән киңәшмә

9 июль 2019 ел., сишәмбе

Мәгариф йортының утырышлар залында Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов рәислегендә агымдагы сораулар буенча Лениногорск эшкуарлары белән киңәшмә узды. Киңәшмәдә хуҗалык итүче субъектларга үз эшчәнлеген гамәлгә ашыру барышында очрашырга туры килә торган күп кенә дәүләт структуралары һәм ведомстволары җитәкчеләре һәм белгечләре: милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы, район Башкарма комитетының архитектура бүлеге, Лениногорск шәһәре мәшгульлек үзәге, Россия Пенсия фонды, Эшкуарларга ярдәм итү фонды, шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе вәкилләре катнашты.

"Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү социаль проблемаларны гына хәл итеп калмыйча, район, республика һәм гомумән дәүләтнең икътисади үсеше өчен дә нигез булып тора. Эшлекле климатны һәм эшлекле активлыкны арттыру максатында безнең өстенлекле бурычлар исәбенә эшкуарлык климатын камилләштерү, кече һәм урта бизнесны тотрыклы үстерү өчен шартлар тудыру керә. Кече һәм урта бизнесны үстерү һәм аңа ярдәм итү безнең өчен өстенлекле юнәлешләрнең берсе, һәм без бу юнәлештә эшне дәвам итәчәкбез", – дип билгеләп үтте Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования