Рейдлар барышында алкогольле продукцияне билгеләнгән вакытын бозып сатуның 7 очрагы ачыкланды

2019 елның 10 июле, чәршәмбе

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгечләре, Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә уздырылган рейдлар барышында, алкогольле продукцияне, ә атап әйткәндә сыраны алкогольле продукция сатуның билгеләнгән вакытын бозып сатуның 7 очрагын ачыклады. Оешмаларның җитәкчеләренә һәм шәхси эшкуарларга шуны искәртәсе килә: Татарстан Республикасы территориясендә "Татарстан Республикасы территориясендә алкоголь продукциясен ваклап сату вакытына, шартларына һәм урыннарына өстәмә чикләүләр һәм Татарстан Республикасының кайбер закон актларының үз көчләрен югалтуын тану турында" 2015 елның 6 мартындагы 10-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы нигезендә алкоголь продукциясен, шул исәптән сыра һәм сыра эчемлекләрен 22.00 сәгатьтән 10.00 сәгатькә кадәр сату тыела.

Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексы нигезендә әлеге хокук бозу өчен вазыйфаи затларга алкогольле һәм спирткатнашмалы продукцияне конфискацияләп яки аннан башка гына егерме мең сумнан алып кырык мең сумга кадәр штраф рәвешендә; юридик затларга алкогольле һәм спирткатнашмалы продукцияне конфискацияләп яки аннан башка гына йөз мең сумнан алып өч йөз мең сумга кадәр штраф рәвешендә административ җаваплылык каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International