Бөгелмә шәһәрендә Ю.И.Митюшкин катнашында Ведомствоара комиссия утырышы булды

2019 елның 16 июле, сишәмбе

2019 елның 11 июлендә Бөгелмә шәһәре Башкарма комитетында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы кураторы Ю.И.Митюшкин катнашында Бөгелмә муниципаль районы территориясендә алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү һәм чикләү буенча Ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы булып узды. Киңәшмәдә җитәкче урынбасары, Башкарма комитетның икътисад бүлеге башлыгы, Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча икътисадый куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш бүлеге башлыгы, Роспотребнадзор идарәсе башлыгы, "БҮРХ" ДАССУ баш табибы, шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы башлыгы, эре сәүдә челтәрләре вәкилләре, "Алкоторг" вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.

2019 елда Бөгелмә районы территориясендә алкогольле продукцияне сату турында Әлмәт территориаль органы башлыгы М.И.Михеева сөйләде, 2018 ел белән чагыштырганда 2019 елда алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә ачыкланган хокук бозулар турында Эчке эшләр министрлыгының икътисадый куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш бүлеге башлыгы А.Ю.Шаталов сөйләде. Ведомствоара комиссия утырышында кулланучылар базарында алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә хокук саклауны һәм законнарны үтәүне тәэмин итү һәм тикшерүдә тоту, контрафакт алкоголь продукциясен ачыклау максатларында уздырыла торган чаралар турында мәсьәләләр карап тикшерелде. Шулай ук "Халык контроле" мәгълүмат системасы эше буенча, халыкка көмешкә продукциясен сату фактлары буенча җәза чаралары турында хәбәр итү, бигрәк тә авыл җирлекләрендә алкогольле продукцияне сату дәрәҗәсен арттыру буенча эшне активлаштыру турында сүз булды. Республикада җитештерелгән продукцияне алга этәрүгә һәм бу эштә ярдәм итүгә аерым игътибар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International