Әгерҗе районының күпфункцияле үзәгенә килүчеләр өчен консультация үткәрелде

2019 елның 17 июле, чәршәмбе

Гражданнарны кабул итүнең айлык планы нигезендә, 2019 елның 12 һәм 16 июль көннәрендә ТР Әгерҗе муниципаль районының күпфункцияле үзәгендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәре Раушания Яппарова кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендәге мәсьәләләр буенча халыкка консультация бирде.

Чара барышында кимчелекләре булган товарларны, тиешле сыйфаттагы товарларны (парфюмерия-косметика һәм бизәкләү материалларын) кире кайтару, сыйфатсыз хезмәт күрсәтү һәм күчемсез милек белән алыш-биреш ясау мәсьәләләре каралды. Кулланучыларга азык-төлек товарларын сату буенча куела торган закон таләпләре, кулланучылар базарын җайга сала торган норматив актлар турында мәгълүмат җиткерелде.

Күчмә чара барышында финанс, элемтә хезмәтләре һәм товарларда (эшләрдә, хезмәтләрдә) җитешсезлекләр ачыкланганда кулланучыларның хокуклары турында белешмәлекләр таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International