Шәхси эшкуар А.Г.Фәйзрахманов сәүдә объектында сатучылар өчен семинар-уку

2019 елның 17 июле, чәршәмбе

Без барыбыз да базар товарларыннан һәм хезмәтләреннән файдаланучы булып торабыз. Ләкин еш кына без сатып алган товарлар яки нинди дә булса оешма тарафыннан башкарылган эшләр сыйфатсыз, дөресен генә әйткәндә алду булган очраклар да булгалый шул. "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" законны дөрес итеп үтәү сатып алучы белән сатучы арасындагы мөнәсәбәтләрне уңышлы җайга салу нигезе булып тора, аның нигезендә кулланучы сыйфатлы һәм гомере, сәламәтлеге һәм мөлкәте өчен куркынычсыз товар сатып алуга хокуклы, товарны кайтарып бирүгә яки алмаштыруга, сыйфатсыз товарга бәйле чыгымнарны компенсацияләүгә хокуклы, шулай ук әлеге законда каралган башка гарантияләргә ия.

2019 елның 11 июлендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре шәхси эшкуар А.Р.Фәйзрахманованың (Арча районы) сәүдә объектында сатучылар өчен аңлату эшләрен уздырды. Чараның максатчан юнәлеше сатучыга кулланучыларның хокукларын яклау турындагы закон нормаларын, Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләрен һәм норматив документларның таләпләренә җавап бирә торган һәм "Азык-төлек товарларының сыйфаты һәм куркынычсызлыгы турында" 2000 елның 2 гыйнварындагы 29-ФЗ номерлы федераль законда билгеләнгән тәртиптә дәүләт теркәвен узган азык-төлек товарларының сыйфаты һәм куркынычсызлыгы турында мәгълүмат җиткерүдән гыйбарәт булды. Аерым алганда сатыла торган товарларга бәялекләрне рәсмиләштерү кагыйдәләре, сатучы һәм товарлар турында аларны дөрес сайлап алуны тәэмин итәрлек мәҗбүри һәм төгәл мәгълүмат булуы, товарлар турында рус телендә мәгълүмат булуы, товарларны янәшә урнаштыру, суыткыч җиһазларының температура режимын саклау, кибетнең сәүдә залында контроль бизмәннәрнең булуы, үлчәү чараларын аларны метрологик тикшереп, төзек халәттә карап тоту, сатучыда сатыла торган азык-төлек продуктлары партиясенең куркынычсызлыгы турында ярашлылык сертификатларының һәм сыйфат таныклыкларының күчермәләре булуы һ.б. турында консультация уздырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International