Удмуртиядә яшәүче кеше легаль булмаган хәмер ташыган

2019 елның 13 августы, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәре Удмуртиядә яшәүче кешегә карата Административ хокук бозу турында РФ кодексының 14.17.2 статьясында каралган административ хокук бозу билгеләре буенча эш кузгатты.

Әлеге гражданин утырган Хонда Аккорд маркалы автомобиле 2019 елның 29 июлендә Буа шәһәрендә полиция хезмәткәрләре тарафыннан туктатыла. Автомобильне караганда багаж бүлегендә алкоголь продукциясе салынган 18 данә бер ярым литрлы, 2 данә ярым литрлы һәм 1 данә биш литрлы пластик савытлар булуы ачыклана. Алкогольле савытларда Россия Федерациясе законнарында каралган маркировка һәм мәгълүмат булмаган.

Алынган продукция үрнәкләре экспертизага җибәрелгән, аның нәтиҗәләре буенча тиешле процессуаль карар кабул ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International