БДАМС системасында теркәмичә сыра һәм сыра эчемлекләрен сату факты ачыкланды

2019 елның 10 сентябре, сишәмбе

2019 елның 9 сентябрендә Казан территориаль органы вәкилләре Казан шәһәренең Совет районы территориясендә контроль чаралар үткәрде.

         Аерым алганда, Бигичев урамында урнашкан сәүдә бинасын карау барышында БДАМС системасында теркәмичә генә алкогольле продукция сату факты ачыкланды. 34 литр күләмендә сыра һәм сыра эчемлекләре табылды һәм әйләнештән алынды.

         Хәзерге вакытта алкогольле продукция хуҗасыннан алынды һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органына судка кадәр саклау өчен җибәрелде. Әлеге хокук бозу факты буенча административ тикшерү үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International