Сыйфатсыз ашамлыкларны ничек кире кайтарырга?

2019 елның 10 сентябре, сишәмбе

Гражданнарны кабул итү вакытында безгә еш кына сорау бирәләр: "Төргәкне ачканнан соң ашамлыкны кире кайтарырга мөмкинме?".

Чыннан да, азык-төлек товарының сыйфатсыз булуын күпчелек очракта продуктны ачканнан соң билгеләргә мөмкин. Күп кенә кулланучылар товарны төргәкнең герметиклыгы бозылу сәбәпле кире кайтару турында уйлап та карамый. Ләкин болай эшләү бөтенләй дөрес түгел! Кулланучыларның хокукларын яклау турында закон нигезендә, сатып алучы продукциянең сыйфатсыз булуын ачыкласа, ул сыйфатсыз продукттан баш тартырга хокуклы.

Товарны сыйфатсыз дип санарга мөмкин булган нигезләр:

- товарның яраклылык срогы чыккса;

- товарда чит әйберләр булса;

- төргәктә күрсәтелгән мәгълүмат продукт эчтәлегенә туры килмәсә.

Әгәр дә товар алда санап үтелгән пунктларга туры килсә, азык-төлек кибете бурычлы:

- товарны шундый ук, сыйфатлы товарга алыштырырга;

- клиент сарыф иткән сумманы түләргә.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, сыйфатлы азык-төлек товарын кире кайтару тыела. Клиент продукт өчен кассада акча түләгәннән соң кулланучыларның хокукларын яклау турында закон сыйфатлы продукцияне кире кайтаруны тыя. Хәер, әгәр сез әлеге продукцияне сатып алу идеясеннән баш тартсагыз, кассирдан әлеге операцияне гамәлдән чыгаруын сорарга мөмкин. Бу эшне чек бастырылганчы ук башкарсаң хәерле булыр. Кассада түләгәннән соң сәүдә предметын кире кайтару очрагында ул сыйфатсыз булырга тиеш. Ул чакта кибет сезгә тотылган сумманы кире кайтарырга яки товарны алыштырырга тиеш.

Консультация алу өчен сез һәрвакыт Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органына түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итә аласыз: 422000, ТР, Арча шәһәре, Банк ур., 2а, тел. 884366 3-28-93

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International