ТР Дәүләт алкоголь инспекциясендә Алкогольле продукция буенча республика ведомствоара дегустация комиссиясенең чираттагы утырышы булды

11 сентябрь 2019 ел., чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең дегустацияләр залында Алкогольле продукция буенча республика ведомствоара дегустация комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Утырыш кысаларында республикада, Россиядә һәм чит илләрдә җитештерелгән аракы дегустацияләнде.

Дегустация комиссиясе 10 аракы үрнәген бәяләде, аларның 2се – җирле, 7се – Россиядә һәм 1 үрнәк чит илдә җитештерелгән.

Дегустацияләү өчен тәкъдим ителгән продукциянең ваклап сату бәясе – 0,5 литры өчен 290-340 сум.

Дегустация үрнәкләре шәһәрнең сәүдә челтәрендә сатып алынды.

Дегустация комиссиясе әгъзалары республиканың ваклап сату челтәрендә сатыла торган аракыларның органолептик характеристикаларын югары бәяләде.

Продукциянең бизәлеше һәм дизайнер чишелешләре билгеләп үтелде.

Дегустация комиссиясе әгъзаларыннан иң зур балл бәяләрен түбәндәгеләр алды:

- "Омсквинпром" ҖЧҖнең "Хаски" (HUSKY) аракысы, Омск шәһәре;

- "Русский стандарт водка" ҖЧҖнең "Русский стандарт" аракысы, Санкт-Петербург ш.;

- "Татспиртпром" АҖ филиалы "VIGROSSO"ның "TUNDRA AUTHENTIC" ("Водка крайнего севера") аракысы, Казан ш.;

- "БрянскСпиртПром" ҖЧҖнең "Столичная" аракысы, Брянск шәһәре.

Татарстан Республикасы аракысын "Татспиртпром" АҖнең 3 филиалы (Казан ликер-аракы заводы, Усад ликер-аракы заводы һәм "Vigrosso") җитештерә.

2019 елның гыйнвар-июль айларында алар тарафыннан 4535,2 мең дал аракы җитештерелгән, ягъни 2018 елның гыйнвар-июль айларына карата 93% (4873,3 мең дал). Татарстан Республикасында алкогольле продукция җитештерүнең гомуми күләмендә аракының чагыштырма күләме 91% тәшкил итә.

Россиядә 2019 елның гыйнвар-июль айларында 42,3 млн. дал аракы җитештерелгән, ягъни 2018 елның гыйнвар-июль айларына карата – 100%.

2019 елның гыйнвар-июль айларында республикада алкогольле продукцияне ваклап сату структурасында аракы 50% тәшкил итә.

2019 елның гыйнвар-июль айларында 1586,9 мең дал аракы сатылган, ягъни узган елның шушы чорына карата – 97% (1632,6 мең дал).

2019 елның гыйнвар-июль айларында сатылган барлык аракының гомуми күләмендә Татарстан Республикасында җитештерелгән  аракы күләме, 2018 елның гыйнвар-июль айларындагы кебек үк, 88% тәшкил иткән.

"Татспиртпром" АҖ җитештергән аракыларны сату рейтингында 2019 елның II кварталы нәтиҗәләре буенча 1 нче урынны "Усадская хлебная" аракысы алып тора, сатылган барлык аракы күләмендә аның өлешенә 26,3% туры килә, 2 нче урында – "Казанская престижная" – 21,1%, 3 нче урында – "Старая Казань люкс" (12,9%).

Республикага китерелә Россиядә җитештерелгән аракылар арасында "Архангельская северная выдержка" ("Алвиз" АҖ) аеруча популяр булган, сатылган барлык аракылар күләмендә аның чагыштырма өлеше – 1,2%, "Пять озер" ("Омсквинпром" ҖЧҖ) – 0,6%, "Столичная" ("Брянскспиртпром" ҖЧҖ) – 0,5%.

Чит ил аракылары арасында "Финляндия водка" (Хельсинки шәһәренең "Алтиа" АҖ) иң күп сатылган, республикада сатылган барлык аракы күләмендә 0,19%ы аның өлешенә туры килә, "Хлебная половинка. Пшеничная мягкая" ("Гомельский ЛВЗ" ААҖ) – 0,16% һәм "Хлебная половинка. Ржаная мягкая" ("Гомельский ЛВЗ" ААҖ) – 0,09%.

 

Алкогольле продукция буенча республика ведомствоара дегустация комиссиясе утырышы нәтиҗәләре

 


п/п

Атамасы

Әзерләүчесе

Гомуми балл бәясе

       
       

1

ХЛЕБНАЯ ПОЛОВИНКА ПШЕНИЧНАЯ МЯГКАЯ

"Радамир" Гомель ликер-аракы заводы" ААҖ, Беларусь Республикасы,
Гомель шәһәре

9,52

2

АРХАНГЕЛЬСКАЯ СЕВЕРНАЯ ВЫДЕРЖКА

"АЛВИЗ"АҖ,
Архангельск шәһәре

9,52

3

РУССКИЙ СТАНДАРТ

"Русский стандарт водка" ҖЧҖ,
Санкт-Петербург шәһәре

9,57

4

ПЯТЬ ОЗЕР

"Омсквинпром" ҖЧҖ,
Омск шәһәре

9,52

5

TUNDRA AUTHENTIC. ВОДКА КРАЙНЕГО СЕВЕРА

"Татспиртпром" АҖ филиалы
"VIGROSSO", Казан шәһәре

9,56

6

ХАСКИ (HUSKY)

"Омсквинпром" ҖЧҖ,
Омск шәһәре

9,58

7

БЕЛЕНЬКАЯ

"Георгиевский" ҖЧҖ,
Краснознаменск шәһәре

9,51

8

ГОЛУБОЕ ОЗЕРО-ПРИРОДНАЯ ВОДКА АРКТИЧЕСКАЯ

"Татспиртпром" АҖ филиалы "Казан ЛВЗ",
Казан шәһәре

9,51

9

ТАЛКА

"ЛВЗ "Топаз" АҖ,
 Пушкино ш.

9,54

10

СТОЛИЧНАЯ

"БрянскСпиртПром" ҖЧҖ,
Брянск шәһәре

9,56

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования