Сәламәтлек саклау министрлыгы: 21 яшенә җитмәгәннәргә хәмер сатуны тыю турындагы закон проекты күпчелек ведомстволар тарафыннан хупланды

2019 елның 12 сентябре, пәнҗешәмбе

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының 21 яшькә кадәрге кешеләргә алкоголь сатуны тыю турындагы закон проекты күпчелек федераль ведомстволар белән килештерелгән һәм быел ук каралырга мөмкин. Бу хакта ТАСС агентлыгына сәламәтлек саклау министры урынбасары Олег Салагай хәбәр иткән.

"Закон проекты җибәрелгән барлык федераль органнарда диярлек килештерелде, шул исәптән Икътисадый үсеш министрлыгы һәм Сәнәгать министрлыгы тарафыннан да. Шуңа күрә федераль органнарның позициясе күпчелек очракта уңай. Без 2019 елда бу закон каралыр, дип көтәбез", – дигән ул.

Салагай билгеләп үткәнчә, теләсә нинди инициативалар җентекле иҗтимагый фикер алышу аша уздырылырга тиеш. "Бу закон проекты да узды, Иҗтимагый палатада, төбәкләрнең күбесендә тыңлаулар уздырылды, кайбер төбәкләр безгә теләктәшлек күрсәтеп, хатлар да җибәрде", – дигән ул.

Мәкаләне бастырып чыгарган вакытта Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән Икътисадый үсеш министрлыгыннан аңлатмалар ТАСС тарафыннан алынмаган.

Март аенда Сәламәтлек саклау министрлыгы алкоголь дәрәҗәсе 16,5% югары булган хәмерне 21 яшенә җитмәгән затларга сатуны тыю турында закон проекты текстын тәкъдим иткән. Гамәлдәге законнар нигезендә, 16,5% – шәраб өчен чик күрсәткеч. Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, каты алкогольле эчемлекләр куллану, аз градуслы алкогольле эчемлекләргә караганда, үлем куркынычын күпкә арттыра. РФ Финанс министрлыгы 21 яшенә җитмәгән затларга 16,5% этил спирты булган алкоголь продукциясен сатуны тыю турындагы закон проектын хупламаган.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Икътисадый үсеш министрлыгы 21 яшенә җитмәгән гражданнарга ныклы хәмер сатудан тыюны нигезсез дип санаган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International