Кәрәзле элемтә салонында сатучылар өчен укулар үткәрелде

2019 елның 12 сентябре, пәнҗешәмбе

"Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ Законы кулланучы, җитештерүче, башкаручы һәм сатучы арасында килеп чыккан мөнәсәбәтләрне җайга салуга юнәлтелгән; кулланучының товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр һәм аларны башкаручы, җитештерүче, сатучы турында мәгълүматка хокукларын билгели; товарлар сатканда, эшләр башкарганда һәм хезмәтләр күрсәткәндә кулланучының хокукларын яклый; кулланучыга хокукларын яклауны гамәлгә ашыручы дәүләт органнары һәм иҗтимагый оешмалар турында хәбәр итә һ.б.

2019 елның 12 сентябрендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече хосусый эшкуар И.И.Мөхәммәдиевнең "Компьютер+" дигән кәрәзле элемтә салонында сатучылар өчен укулар үткәрде. Чара барышында сыйфатсыз смартфоннар сатып алганда кулланучының таләпләрен канәгатьләндерү сроклары, товарның сыйфатына тикшерү һәм экспертиза үткәрү тәртибе һәм сроклары, гарантия талоннарын дөрес рәсмиләштерү хакында аңлатмалар бирелде, теге яки бу товарны сатып алганда килеп чыгарга мөмкин булган хәлләргә кагылышлы мисаллар китерелде. Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләренең аерым пунктлары каралды: болар – бәя белешмәлекләрен, кулланучы почмагын дөрес рәсмиләштерү, оешманың элмә такталары, товар һәм җитештерүче турында мәгълүмат булу. Чара азагында "Вестник потребителя Татарстан" газетасы һәм мәгълүмати буклетлар өләшенде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International