Чаллы шәһәренең Үзәк автобазары территориясендә тиешле документлары булмаган сыра һәм сыра эчемлекләре сату фактына чик куелды

2019 елның 13 сентябре, җомга

2019 елның 9 сентябрендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре Үзәк автобазар территориясендә контрольлек чаралары үткәрде. Павильоннарның берсендә тиешле документлары булмаган килеш һәм продукция килүен БДАМС системасында теркәмичә сыра һәм сыра эчемлекләре сатыла иде.

17,5 литр күләмендә сыра продукциясе законсыз әйләнештән алынды. Хокук бозучыга карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.19; 14.45 статьялары һәм 14.16 ст. 2 өлеше буенча административ эш кузгатылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International