Әлмәттә гастрономия фестивале узды

2019 елның 17 сентябре, сишәмбе

Әлмәттә беренче мәртәбә иң зур гастрономия фестивале узды. Чара "Бәхетле Әлмәт" шәһәр акциясе кысаларында оештырылды. "Нефтьче" мәдәният сарае янындагы мәйданда "Бәхетле Әлмәт"тә катнашучы республиканың 50дән артык рестораны, стритфуд, милли аш-су, фермер продукциясе, десерт, сыр, эчемлекләр һәм сувенирлар куелган, барча Татарстаннан килгәннәр иде. Шунда ук пешекчеләрдән мастер-класслар да үткәрелде. Кунаклар молекуляр кухня ризыкларыннан, кыздырылган туңдырмадан, күмердә пешерелгән хот-доглардан, стейк, бургерлардан, алкогольсез коктейльләрдән һәм автор десертларыннан авыз итте. Бәйрәмгә килүчеләр авыз итеп кенә калмыйча, продукцияне өйләренә дә сатып ала алды. Биредә төрледән-төрле нәзәкатьле продуктларны табарга була иде, әйтик, тәмле сыр авыз итәргә теләдегез ди, ә Франциягә әлегә барырга җыенмыйсыз, "Татарстан камамберы" сырларын татып карагыз әле – аны алу өчен аеруча зур чират тезелде. Биредә шулай ук Казан рестораторлары да бар иде. Әйтик, Казанның "Татнефть-Арена"сында җанатарларга хезмәт күрсәтүче "Айсберг" рестораны фестивальдә сосиска, бәрәңге һәм грильдә яшелчә тәкъдим итте. Гастрономик эксперимент яратучылар өчен фестивальдә сыек азот нигезендә коктейльләр әзерләнде. Беренчедән, аларның тышкы кыяфәте бик матур, икенчедән, тәме дә кабатланый торган. Шулай ук Гастрономия фестивале кысаларында Татарстан фермерлары иң яхшы авыл хуҗалыгы продукциясе сатуны да оештырды. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре дә, чарада катнашучыларга кулланучыларның хокукларын яклау буенча мәгълүмати буклетлар таратып һәм сорауларга җавап биреп, фестивальдә катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International