Старт бирелде: Олимпиадада катнашучылар аның сайлап алу этабына кереште

2019 елның 18 сентябре, чәршәмбе

Бүген "Кулланучыларның хокукларын яклау" республика олимпиадасында катнашучылар ярышларның башлангыч этабына (дистанцион рәвештә) кереште – укучылар кулланучы законнары нигезләрен белүгә тест биремнәрен үти.  

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Розалия Арсланова хәбәр иткәнчә, быел Олимпиадада катнашучылар саны 9494 кеше булган (теркәлгән катнашучылар исемлеге www.tatzpp.ru сайтында урнаштырылган).

Исегезгә төшерәбез, Җиденче республика олимпиадасы 2019 елның 20 ноябренә кадәр үткәрелә. Ул өч этаптан тора.  

I этап – башлангыч (сайлап алу) – 2019 елның 18-23 сентябрендә уздырыла. Катнашучылар аны дистанцион рәвештә тест биремен үтәү рәвешендә үтә. Тестны чишергә 15 минут вакыт бирелә.

II этап2019 елның 1 октябреннән 08 октябренә кадәр уздырыла, кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә бирелгән тематикага эссе формасында иҗат биремен үтәү рәвешендә дистанцион рәвештә үткәрелә.

III этап – йомгаклау этабы, турыдан-туры, 2019 елның 28 октябреннән 8 ноябренә кадәр уздырыла.

III этап 2 турдан тора:

1 нче тур – язмача формада тест, 2 нче тур – конкурсантлар белән телдән сорау-җавап рәвешендә билетлар буенча әңгәмә кору.

Олимпиадада катнашучылар әңгәмәне рус һәм татар телләрендә дә уза ала.

Олимпиаданы оештыручылар – Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International