ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре "Татарстан Республикасының иң яхшы дәүләт граждан хезмәткәре" дигән республика конкурсында катнаша

2019 елның 23 сентябре, дүшәмбе

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең дүрт белгече "Татарстан Республикасының иң яхшы дәүләт граждан хезмәткәре" дигән республика конкурсының икенче этабына уңышлы үтте.

Чаллы территориаль органының контроль-инспекция бүлеге консультанты Эльмира Досманова, Түбән Кама территориаль органы башлыгы Ришат Нәфыйков, Казан территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Марсель Шәһидуллин, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең контроль-инспекция бүлеге белгече Тимур Арсланов һөнәри белемнәрен, осталыкларын һәм шәхси сыйфатларын уңышлы күрсәтте. Алга таба конкурсантларга, Конкурс комиссиясе бәя бирсен һәм карасын өчен, шәхси конкурс эшен тәкъдим итәргә туры киләчәк.

"Татарстан Республикасының иң яхшы дәүләт граждан хезмәткәре" республика конкурсының Конкурс комиссиясенең йомгаклау утырышын агымдагы елның 22-25 октябрендә үткәрү планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International