Баулы районында күчмә чаралар узды

2019 елның 2 октябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2013 елның 16 ноябрендәге 764 номерлы карары белән расланган "2014-2021 елларга Татарстан Республикасында кулланучыларның хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү" ярдәмче программасы чараларын үтәү кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәре Кадрия Галиева Баулы муниципаль районы Башкарма комитетының икътисад һәм территориаль үсеш бүлеге әйдәп баручы белгече И.Р.Низамова белән берлектә Удмурт Ташлысы авыл җирлегендә булды. Әлеге җирлек составына Алексеевка, Удмурт Ташлысы һәм Богатый Ключ авыллары керә. Белгечләр мәҗбүри медицина иминияте (ОМС) хезмәткәрләре өчен кулланучыларның хокукларын яклау буенча уку уздырды, анда авыл җирлеге башлыгы Н.С.Дегтярев, ОМС хезмәткәрләре, шулай ук авыл китапханәсе, мәдәният йорты хезмәткәрләре катнашты. Барысына да буклетлар таратылды.

Аннан соң хезмәткәрләр Алексеевка төп гомуми белем бирү мәктәбендә 8-9 нчы сыйныф укучылары өчен лекция үткәрде. Балаларга кулланучыларның хокуклары турында аңлатылды. Дәгъва белдерү һәм аны карау тәртибе турында җиткерелде. Укучыларга кулланучылар өчен мәгълүмат тупланган буклетлар таратылды. Чарада барлыгы 15 бала катнашты, кызганычка, әлеге җирлектә укучы балалар саны кими бара.

 "Укытучылар көне" һөнәри бәйрәме алдыннан әлеге мәктәп укытучылары белән "Кулланучыларның хокукларын яклау" темасына семинар үткәрелде. Кулланучылар очраша торган хәлләр конкрет мисалларда каралды, Татарстан укучылары арасында үткәрелә торган олимпиада турында җентекләп сөйләделәр.

Районнарда узган күчмә чаралар вакытында җирлектә беренче чиратта кирәле товарлар белән сәүдә итүче кибетләр зарури объект булып тора. Шуңа бәйле рәвештә, хезмәткәрләр Алексеевка авылында шәхси эшкуар Н.Г. Потапованың "Удача" кибетендә булдылар, ә Уд-Ташлы авылында шәхси эшкуар Б.И.Вотчинниковның "Югдон" кибетендә эшкуарлар өчен укулар үткәрелде, социаль әһәмиятле товарларның бәяләренә мониторинг ясалды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International