ТР Дәүләт алкоголь инспекциясендә игелек һәм хөрмәт көнен билгеләп үттеләр

2019 елның 4 октябре, җомга

Өлкәннәр көне – өлкәннәргә ярдәм итәргә һәм аларны хөрмәт итәргә кирәклеген искәртергә тиеш.  Бу дата бөтен җәмгыять өчен бик мөһим, шуңа күрә халыкара дәрәҗәдә билгеләп үтелә дә. 

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе коллективы бүген "алтын хезмәттәшләрен" игелек һәм хөрмәт көне белән котлады. "Утны-суны кичкән" белгечләргә һәрвакыт профессиональ генә түгел, ә тормышта кирәкле киңәш-табыш сорап та мөрәҗәгать итәргә мөмкин, алар бүген бәйрәм өстәле артына җыелды. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов үзенең урынбасары Рөстәм Арсланов аша аларның бәяләп бетергесез хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Хөрмәтле пенсионерлар Дәүләт алкоголь инспекциясендә эшләгән елларын искә төшерде, яшь буын белән аралашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International