Алынган суррогат үрнәкләре экспертизага җибәрелде

2019 елның 8 октябре, сишәмбе

2019 елның 23 нче сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәре Яшел Үзән шәһәрендә яшәүчегә карата алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнеше факты буенча административ хокук бозу турында эш кузгатты.

Әйтик, Яшел Үзән полициясе хезмәткәрләре әлеге гражданин яши торган фатирда агымдагы елның 13 нче сентябрендә спиртлы продукция салынган 12 биш литрлы һәм 8 ун литрлы пластик савыт табып алган. Алынган продукциянең гомуми күләме 120 литрдан артык легаль булмаган продукция тәшкил иткән. Алынган суррогат үрнәкләре экспертизага җибәрелде. Тикшерү дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International