Балтач районының Куныр авылында гражданнар кабул ителде

2019 елның 10 октябре, пәнҗешәмбе

2019 елның 9 нчы октябрендә Балтач муниципаль районының Куныр авылында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлеге әйдәп баручы белгеч-эксперты Гөлназ Шакирова кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендәге мәсьәләләр буенча чираттагы мәртәбә урынга чыгып, гражданнарны кабул итте.  Кабул итү вакытында халыкның социаль якланмаган катламнарына аерым игътибар бирелде, шулай ук авыл җирлеге белгечләре өчен кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә семинар-уку үткәрелде.

Чара кысаларында сәүдә өлкәсенә кагылышлы, аерым алганда, сыйфатсыз товарлар сату турындагы мәсьәләләр кузгатылды һәм аларны төрлечә хәл итү юллары каралды. Кабул итү барышында мөрәҗәгать итүчеләрнең барысына да "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законы нигезләмәләре, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 1998 елның 19 гыйнварындагы 55 номерлы карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре һәм Кире кайтарып яки башка үлчәмдәге, форма, габарит, төстәге яки комплектациядәге шундый ук товарга алыштырып булмый торган товарлар исемлеге буенча аңлатмалар бирелде. Белгечләр "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасының эше турында да сөйләде.

Чаралар барышында кулланучыларның хокукларын яклау буенча мәгълүмати-агарту буклетлары һәм "Вестник потребителя Татарстана" газетасы таратылды.
Шулай ук, кулланучылар базары өлкәсендә хокук бозуларны кисәтү максатыннан чыгып, территориаль орган хезмәткәрләре авыл җирлеге территориясендә эшкуарлык эшчәнлеге алып баручы сәүдә объектларында булдылар, анда Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре буенча киңәшләрен җиткерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International