Хокукый белем дәрәҗәсен күтәрү буенча чаралар үткәрелде

2019 елның 14 октябре, дүшәмбе

2019 елның 14 нче октябрендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре, хуҗалык итүче субъектларның кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендәге хокукый аң-белемнәрен арттыру буенча чаралар үткәрү өчен, азык-төлек кибетләренә чыкты.

Кулланучылар базарында тәртип бозуларны кисәтү, хезмәт күрсәтүнең сыйфатын күтәрү максатыннан, азык-төлек кибетләре хезмәткәрләре өчен семинарлар үткәрелде.

Очрашуларда катнашучыларга кулланучылар базарында эшчәнлекне көйләүче, "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" Россия Федерациясе Законы, "Дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда юридик затларның һәм шәхси эшкуарларның хокукларын яклау турында" Федераль закон кебек күп кенә гамәлдәге законнарга аңлатмалар бирелде.

Чара барышында товар турында мәгълүмат бирү, шул исәптән продукцияне маркировкалау ысулларына басым ясалды. Товарлар һәм сатучы турында сатып алучыларга нинди мәгълүмат бирелергә, сатыла торган товарларга бәя белешмәләренең ничек итеп рәсмиләштерелергә тиешлеге, товарларның билгеләнгән таләпләргә туры килүе, ышанычлы үлчәү җиһазларының булу-булмавы, яраклылык срокларының үтәлеше турында аңлатмалар бирелде.

Белем бирү эше чараларда катнашучыларга мәгълүмати брошюралар тарату белән тәмамланды.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International