Сыйфат дәресе: студентларга кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендәге норматив актлар турында сөйләделәр

2019 елның 17 октябре, пәнҗешәмбе

Әлмәт дәүләт нефть институтында "сыйфат дәресе" үткәрелде. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре Лилия Җәләтова һәм Венера Шәрәфетдинова дүртенче курс студентлары белән очрашты. Булачак белгечләр Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең оешу тарихы, функцияләре, бурычлары һәм максатлары турында мәгълүматны зур кызыксыну белән тыңлады.

 Студентлар игътибарына кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә норматив актларның: "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 1998 елның 19 гыйнварындагы 55 номерлы карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләренең, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 1997 елның 15 августындагы 1025 номерлы карары белән расланган Россия Федерациясендә халыкка көнкүреш хезмәтләре күрсәтү кагыйдәләренең төп нигезләмәләре турында җиткерелде, буклет һәм эссе рәвешендә басма мәгълүмат таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International