Кулланучының белем дәрәҗәсе: Апаз халкы белән социаль әһәмиятле мәсьәләләр турында фикер алыштылар

17 октябрь 2019 ел., пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Ләйсән Абдуллина Арча муниципаль районының Апаз авылында урынга чыгып гражданнарны кабул итте.

Күчмә кабул итү турында халыкка җәмәгать урыннарында һәм мәгълүмат стендларында урнаштырылган белдерүләр аша хәбәр ителгән.

Очрашуга җыелган халык үз сорауларына квалификацияле җаваплар алды. Кулланучылар базары өлкәсендә мөһим һәм социаль әһәмиятле мәсьәләләргә аерым игътибар бирелде. Төрле хәлләр: гомерне иминиятләштерү хезмәтен көчләп тагу, кибеттә товарның комплектлылыгын һәм сыйфатын тикшерү өчен шартлар булмау, сыйфатлы товарларны, шул исәптән медицина препаратларын, төзелеш материалларын алмаштыру һәм кире кайтару мөмкинлеге турында фикер алыштылар. Шулай ук сыйфатсыз алкоголь сатып алганда сатып алучының хокукларына һ.б. кагылышлы мәсьәләләр дә каралды.

Шунысы сөенечле, Апазда яшәүче бер ханым элегрәк безнең территориаль органга мөрәҗәгать иткән булган, ул очрашуга сыйфатсыз суыткычка бәйле хәлне җайга салуда күрсәтелгән ярдәм өчен территориаль органның эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләренә рәхмәт сүзләрен әйтер өчен килгән иде.

Чарада катнашкан һәркемгә кулланучы белеме дәрәҗәсен киңәйтү өчен "Кулланучылар өчен белешмәлекләр" буклетлары, бүлек реквизитлары белән визиткалар һәм "Вестник потребителя Татарстана" газетасы өләшенде.

Өстәмә рәвештә "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасының эш принцибы турында аңлатылды. Порталда ничек дөрес итеп теркәлергә, белдерүләрнең нинди категорияләр буенча җибәрелүе, матди бүләк күләме һәм гариза бирүчеләргә түләүләрнең ничек тормышка ашырылуы турында җиткерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования