Законсыз алып барылган хәмер продукциясенә чик куелды

2019 елның 21 октябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәре РФ Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы бүлегеннән килгән хәбәр буенча урынга чыкты, нәтиҗәдә Ульян шәһәрендә яшәүче бер кеше тарафыннан законсыз рәвештә маркировкаланмаган хәмер продукциясен бер урыннан икенче урынга алып бару факты теркәлде.

2019 елның 18 октябрендә Цивильск-Ульян автоюлының 131 нче чакрымында (Чүпрәле районы территориясе) 14 сәгать 55 минутта эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан ВАЗ-21144 маркалы автомобиль туктатылган, аның багаж бүлегендә үтәкүренмәле, 0,5 л сыйдырышлы, төссез сыекча салынган 40 пыяла шешә булган, этикеткасында: "КАСПИЙСКАЯ BELUGA PREMIUM QUALITY EXPORT" дип язылган.

Бу продукциядә этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукцияне җитештерүне һәм аларның әйләнешен дәүләти җайга салу турындагы законнар нигезендә маркировка булмаган.

Автомобиль йөртүче үзе аңлатканча, шешәләрдә туганнарына туйга дип алып барылган аракы булган.

Административ хокук бозу турында эш кузгатылды, административ тикшерү билгеләнде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International