Казан территориаль органы белгечләре чираттагы мәртәбә анкета уздырды

2019 елның 22 октябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы стоматология хезмәтләрен алу турында халык арасында анкета үткәрде.

Сораштыруда барлыгы 105 кеше катнашты.

Ачыкланганча, җавап бирүчеләрнең 73%ы стоматологка йөри, 27%ы – юк.

"Теш табибы янына еш барасызмы?" дигән сорауга җавап бирүчеләрнең 53%ы “елына бер мәртәбә” дип җавап биргән. Сораштыруда катнашкан кешеләрнең 27%ы елга берничә мәртәбә бара икән. Ә 20%ы елга бер мәртәбәдән дә сирәгрәк мөрәҗәгать итә.

Стоматологияне сайлау турында сүз барган очракта, респондентларның 68%ы бюджет (дәүләт) стоматологиясенә йөри. Җавап бирүчеләрнең 32%ы хосусый стоматология клиникаларын сайлый.

"Сез күрсәтелгән стоматология хезмәтләреннән канәгатьме?" дигән сорауга җаваплар статистикасы түбәндәгечә:

– канәгать – 39%;

– һәрвакытта да сыйфатлы түгел – 42%;

– канәгатьләндерми – 19%.

Респондентларның 71%ына сыйфатсыз дәвалау хезмәте күрсәтелгән. 29 процентында сыйфат буенча дәгъвалар булмаган.

Сораштыру күрсәткәнчә, респондентларның 52%ы күрсәтелгән хезмәтләрнең сыйфаты буенча дәгъва белән мөрәҗәгать иткән һәм аларның проблемасы хәл ителгән. Респондентларның 29 проценты күрсәтелгән хезмәтләрнең сыйфаты буенча дәгъва белән мөрәҗәгать итмәгән. 19%ы күрсәтелгән хезмәтләрнең сыйфаты буенча дәгъвалар белән мөрәҗәгать иткән, әмма мәсьәлә хәл ителмәгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International