Тәҗрибә уртаклашу: ТР Дәүләт алкоголь инспекциясендә Башкортстан делегациясе булып китте

2019 елның 30 октябре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә Башкортостан Республикасы делегациясе эшләде. Күрше төбәктән килгән коллегалар этил спирты, алкогольле продукция җитештерүне, әйләнешен, сыйфатын дәүләт контролендә тотуны тәэмин итү һәм сыра һәм сыра эчемлекләренең легаль булмаган әйләнешен булдырмауга юнәлдерелгән чаралар үткәрү өлешендә кулланучыларның хокукларын яклау буенча инспекциянең  эш тәҗрибәсе белән танышу өчен килгән иде. Делегацияне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов сәламләде. "Татэкспертцентр" ДБУ Сынау лабораториясе җитәкчесе Наилә Сәрвәрова кунакларга лаборатория эшчәнлеге турында сөйләде, делегация сорауларына җавап бирде. Алга таба ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов рәислегендә эшлекле киңәшмә булды.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International