Казанда кулланучыларның хокукларын яклау буенча республика олимпиадасының өченче туры узды

2019 елның 1 ноябре, җомга

Бүген Казан шәһәренең 159 лицеенда укучылар арасында кулланучыларның хокукларын яклау буенча җиденче республика олимпиадасының өченче этабы узды. Тестны язма рәвештә узарга республиканың төрле районнарыннан 48 укучы килгән иде. Олимпиадада катнашучыларны жюри рәисе – "Татэкспертцентр" ДБУ җитәкчесе урынбасары Юрий Митюшкин сәламләде. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе урынбасары Фәннур Хәмматов, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Розалия Арсланова укучыларга өченче турда уңышлар теләде. Тест нәтиҗәләре буенча билетлар буенча телдән әңгәмәгә 21 бала узды. Исегезгә төшерәбез, сентябрьдә кулланучыларның хокукларын яклау буенча җиденче республика олимпиадасы башланып киткән иде. Ул Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы белән берлектә үткәрелә. Быел конкурста катнашырга теләүчеләрнең рекордлы саны теркәлде – конкурста катнашу өчен 9494 укучы гариза тапшырды. Олимпиада нәтиҗәләре 2019 елның 6-10нчы ноябрендә узачак Европа сыйфат атнасы вакытында билгеле булачак. Җиңүчеләрне дипломнар, грамоталар, кыйммәтле бүләкләр көтә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International