Кулланучыларның хокукларын яклау буенча җиденче республика олимпиадасында җиңүчеләр билгеле булды

7 ноябрь 2019 ел., пәнҗешәмбе

"Кулланучыларның хокукларын яклау" темасына республика олимпиадасы тәмамланды.

Татарстан Республикасында "2014-2021 елларга Татарстан Республикасында кулланучыларның хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү" максатчан программасы гамәлдә, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе әлеге программаның координаторы итеп билгеләнде. Кулланучыларның грамоталылыгын арттыру буенча эшчәнлек программаның өстенлекле юнәлешләренең берсе булып тора, шул исәптән урта уку йортлары укучылары өчен кулланучы белемнәре нигезләре буенча олимпиада үткәрү дә. Кулланучы белеме нигезләрен белү көннән-көн күбрәк әһәмияткә ия була бара.

Олимпиада республикабызда җиденче ел үткәрелә. Агымдагы елда мәктәп укучылары арасында "Кулланучыларның хокукларын яклау" темасы мәктәп укучылары арасындагы республика олимпиадасында катнашу өчен Татарстан Республикасының 8-9нчы һәм 10-11нче сыйныфларында укучы 9441 бала теләк белдерде. Елдан-ел олимпиадада катнашырга теләүчеләр саны арта бара. Мәсәлән, 2013нче елда олимпиадада 500ләп бала катнашкан, 2014нче елда – 800гә якын, 2015нче елда – 1800, 2016нчы елда – 2400дән артык, 2017нче елда –4000нән артык, 2018нче елда – 6285, 2019нчы елда – 9441 катнашучы. Бу әлеге юнәлеш белән кызыксыну арта, үсеп килүче буын тагын да активлаша бара, дигән сүз.

Укучылар алган кулланучы белемнәре аларга хезмәт күрсәтүләрнең һәм товарларның күптөрлелегендә ориентлашырга, кулланучы буларак дөрес сайлый белергә өйрәнергә һәм кулланучы хокуклары бозылган очракларда дөрес эшли белергә ярдәм итәчәк.

Олимпиаданың 1 нче этабы читтән торып катнашу формасында www.tatzpp.ru сайтында тест узу рәвешендә үтте;

2 этап – шулай ук читтән торып, кулланучыларның хокукларын яклауга бәйле темага эссе язу формасында узды.

Олимпиаданың йомгаклау этабына 94 укучы узды. Быел конкурсның йомгаклау этабы Казан һәм Түбән Кама шәһәрләрендә үткәрелде.

Олимпиада жюрие республиканың әйдәп баручы югары уку йортларының хокук укытучылары, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, "Роспотребнадзор"ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе вәкилләреннән оештырылды. Комиссияне Метюшкин Юрий Иванович җитәкләде

Олимпиаданың йомгаклау этабында катнашучылар кулланучыларның хокукларын яклау буенча сорауларга тест барышында да, гамәли биремне үтәгәндә дә кулланучы буларак белемнәренең югары дәрәҗәдә булуын күрсәтте. Укучылар кулланучы законнарына бәйле катлаулы сорауларга җавап бирде, шул ук вакытта "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ Законы, РФ Гражданлык кодексы статьяларына, Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләренә һ.б. таянып, грамоталы һәм тулы җаваплар бирде.

 

Олимпиада нәтиҗәләре буенча жюри бертавыштан түбәндәгеләрне җиңүче дип таныды:

 - Ильин Сергей Алексеевич, Казан шәһәре Совет районы 159 нчы лицейның 8-Б сыйныф укучысы;

- Кәримова Диана Илнар кызы, ТР Балтач районы Балтач урта мәктәбенең 10-Б сыйныф укучысы.

 

"Кулланучыларның хокукларын яклау" темасына олимпиада призерлары:

I дәрәҗәле Диплом:

 - Швецов Виталий Игоревич, Казан шәһәре Яңа Савин районының 146-нчы номерлы аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүле урта мәктәбенең 9-А сыйныфы укучысы;

- Миронов Кирилл Александрович, ТР Чирмешән муниципаль районы Күтәмә урта мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы.

 

II дәрәҗәле Диплом:

 - Кутузова Елена Семеновна, ТР Балык Бистәсе муниципаль районы Олы Мәшләк урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы;

- Гришин Гадел Ревал улы, ТР Менделеев муниципаль районы 2 нче урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы.

 

III дәрәҗәле Диплом:

- Корнилова Вероника Валентиновна, Яр Чаллы шәһәре 58 нче урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы;

- Латыйпова Әдилә Рәис кызы, Казан шәһәре Киров районы 15 нче татар гимназиясенең 11 нче сыйныф укучысы.

 

Шулай ук түбәндәге номинацияләрдә җиңүчеләр дә билгеләнде: "Кулланучы белеме нигезләрен өйрәнүдә ирешкән казанышлар өчен", "Кулланучы белеме нигезләрен өйрәнүдәге уңышлар өчен" "Кулланучы белеме дәрәҗәсен арттырудагы тырышлык һәм үҗәтлек өчен", "Кулланучы белемнәрен алудагы активлык һәм максатчанлык өчен", "Кулланучылык законнарын өйрәнүгә һәм җиңүгә омтылыш өчен", "Кулланучыларның хокукларын яклау" темасы буенча мәктәп укучылары өчен олимпиадада актив катнашкан өчен", "Татар телендә кулланучыларның хокукларын өйрәнүдәге уңышлары өчен" (нәтиҗәләрне "Олимпиада" бүлегендәге таблицадан карагыз).

Олимпиададагы барлык җиңүчеләрне һәм призерларны дипломнар, грамоталар, кыйммәтле һәм кызыксындыру бүләкләре көтә.

Олимпиадада катнашучыларның барысын да котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования