"Сыйфат атнасы" кысаларында сәүдә объектында сатучылар белән чара үткәрелде

7 ноябрь 2019 ел., пәнҗешәмбе

"Сыйфат атнасы" кысаларында һәм кулланучыларның хокукларын яклау һәм кулланучылар базарында хокук бозуларны кисәтү мәсьәләләрендә белем дәрәҗәсен күтәрү максатыннан ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Ләйсән Абдуллина, ТР буенча "Роспотребнадзор" идарәсенең Арча, Биектау районнарындагы территориаль бүлекчәсе хезмәткәре белән берлектә, "Центр-2" ҖЧҖ сатучылары һәм менеджерлары өчен семинар үткәрде.

Семинар барышында кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә мөнәсәбәтләрне җайга салучы закон һәм норматив актлар турында мәгълүмат бирелде. Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 1998 елның 19 гыйнварындагы 55 нче номерлы карары белән расланган, азык-төлек товарлары белән сәүдә итүгә кагылышлы Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләренең төп нормалары җентекләп аңлатылды. Шулай ук тыңлаучыларга сатыла торган товарларга бәя белешмәлекләрен рәсмиләштерүнең һәм урнаштыруның яңа кагыйдәләре, товарларның яраклылык срокларын үтәү, кулланучылар өчен тиешле мәгълүматны бирү, кулланучыларга хезмәт күрсәтү культурасы, товарларны сертификацияләү һәм декларацияләү турында мәгълүмат җиткерелде.

Тикшерүләр барышында аеруча еш очрый торган хокук бозулар һәм аларны булдырмау ысуллары каралды. Сатучы белән сатып алучы арасында килеп чыккан низаглы хәлләрне хәл итү тәртибе конкрет мисалларда тикшерелде. Хезмәткәрләр сәүдә объекты хезмәткәрләрен кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Чара ахырында барлык катнашучыларга агарту максатларында кулланучылар өчен белешмәлекләр тапшырылды.

Мондый чараларны үткәрү хуҗалык итүче субъектларның, сатучыларның кулланучылар хокукларына җаваплы мөнәсәбәтен формалаштыруга һәм үз эшчәнлеген нәтиҗәле гамәлгә ашыруга омтылуга ярдәм итә дип саныйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования