Кулланучыларның хокукларын яклау турындагы законнарны пропагандалау максатында очрашу үткәрелде

12 ноябрь 2019 ел., сишәмбе

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлеге консультанты Азат Хәлилов Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының Явлаштау авыл җирлегендә күчмә чара үткәрде. Очрашу кулланучыларның хокукларын яклау турындагы законнарны киң колачлы пропагандалауны тәэмин итү һәм кулланучы белеме нигезләренә игътибарны җәлеп итү максатыннан чыгып уздырылды.

Авыл халкы төрле хәлләр турында фикер алышуда актив катнашты. Шулай ук кулланучының төп хокуклары һәм кулланучылар базарында хокук бозуга бәйле проблемаларны хәл итү тәртибе белән таныштылар, аларга РФ Хөкүмәтенең 1998 елның 19 гыйнварындагы 55 номерлы карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре хакында аңлатылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования